Табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан «Түбән Кама нефть химиясе»ҖАҖнең токсик сәнәгать калдыкларын урнаштырганда хокук бозулар ачыкланды.

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Казан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан «Түбән Кама нефть химиясе» ҖАҖ эшчәнлегендә токсик индустрия калдыкларын гамәлдәге һәм ябык полигоннарда урнаштырганда табигатьне саклау һәм санитар-эпидемиологик законнарның үтәлешен тикшерү үткәрелде.
Предприятиене тикшерү кысаларында 2016 елдан алып хәзерге вакытка кадәр полигоннарны эксплуатацияләгәндә җир асты суларының пычрануына юл куелуы ачыкланды. Гамәлдәге һәм ябык полигоннарда урнашкан контроль скважиналарда пычраткыч матдәләр микъдарының артуы ачыкланды.
Элегрәк үткәрелгән тикшерүләр барышында предприятие РФ КоАП 8.1 ст.буенча (предприятиеләрне, корылмаларны яки башка объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү) административ җаваплылыкка тартылды.
Шуның белән бергә предприятие хәзерге вакытка кадәр ачыкланган закон бозуларны бетерү буенча чаралар күрмәгән.
Шуңа бәйле рәвештә, табигатьне саклау прокуратурасы Түбән Кама шәһәр судына хокук бозуларны бетерү турында дәгъва белән мөрәҗәгать итте. 
Прокурор таләпләре тулысынча канәгатьләндерелгән. Бозуларны бетерү табигатьне саклау прокуратурасы контролендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International