Кече Лызи мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Башта беренче сыйныф укучылары спектакль белән чыгыш ясадылар, шулай ук төрле номерлар күрсәттеләр. Балалар өчен яңа костюмнар тегелгән. Сәнгать җитәкчесе Петрова Галина Денисовна һәм сыйныф җитәкчеләре бик тырыштылар. Матур кичә өчен рәхмәт!
Гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында Кече Лызи авыл җирлеге башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең Кече Лызи башлангыч бүлекчәсе секретаре 26 ноябрь көнне гражданнарны кабул итте.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды (шул исәптән Балтач) буенча 2019 елның 27 ноябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 28 ноябрь 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 м/c, урыны белән көчәйгәндә 14 м/c кадәр. Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -5..-10˚, аязган вакытта -12˚ кадәр. Көндез максималь һава температурасы -2..-5˚. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милек объектларына, шул исәптән җир кишәрлекләренә, торак һәм торак булмаган биналарга салынган арест/тыюларның сизелерлек артуын билгели.
2019 нчы елның 25 нче ноябрендә Балтач «Форпост» үзәге, Балтач муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы мәсьәлә буенча урынбасары Э. Ф. Гарипова белән берлектә, Карадуган гимназиясендә «Без коррупциягә каршы!» айлыгы уңаеннан Балтач районы Карадуган гимназиясендә укучылар һәм «Форпост» командалары арасында «Хокукый турнир һәм Без коррупциягә каршы» дигән интеллектуаль күңел ачу викторинасы үтте.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан электрон рәвештә (мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләре, шул исәптән ведомствоара электрон хезмәттәшлек ярдәмендә) күрсәтелә торган хокукларны һәм кадастр исәбенә теркәү хезмәтләре өлеше 2019 елның 10 аенда 96,4 % тәшкил итте (2018елда - 92,75 %). “Хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алуның бердәм дәүләт системасын үстерү (2014-2020 еллар)” федераль максатчан программасында каралган әлеге күрсәткечнең максатчан мәгънәсе кимендә 70 % тәшкил итә.
Сәрдек авыл клубында районкүләм театр коллективлары арасындагы конкурс кысаларында "Тамаша" балалар театр берләшмәсе белән Г. Галләмованың "Алтын җирем" музыкаль әкият-пьесасы куелды. Спектакль халык тарафыннан бик җылы кабул ителде һәм югары бәяләнде. Балалар үз рольләрен бик оста башкардылар.
Бу сорау социаль челтәрләрдә даими рәвештә тикшерелә, массакүләм мәгълүмат чараларында күренеп китә һәм борчылу тудыра. Чыннан да сезнең шәхси мәгълүматларыгызның "агылуы" турында борчылырга кирәкме?
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бөтен ил буйлап Әниләр көне билгеләп үтелә. 2019 елның 26 ноябрендә Иске Көшкәт авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Иң яраткан, кадерлеләргә" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Кичә котлаулар белән ачылып, концерт программасы белән дәвам ителде, ә ахырда төрле күңел ачу уеннары үткәрелде. Чараны дискотека белән тәмамланды.
Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.