Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 23 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле бозлавык көтелә.
2020 нче елның 21 нче гыйнварында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау буенча балалар, яшүсмерләр белән уен-әңгәмә оештырдылар. Әңгәмә барышында сәламәт яшәү рәвеше, файдалы һәм тискәре гадәтләр турында сөйләштеләр.
2020 нче елның 20 январендә 13.00 сәгатьтә Бөрбаш авыл китапханәсендә Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Галимуллин рәислегендә өченче чаырылыш Бөрбаш авыл җирлеге Советының алтмыш дүртенче утырышы узды. Утырышта Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф.Хайрутдинов, Бөрбаш авыл җирлегенең участок инспекторы И.Н.Ахметов, Бөрбаш авыл җирлеге депутатлары, һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
17 гыйнвар көнне Балтач муниципаль районы Чепья авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта Балтач районы ТОДК җитәкчесе Сафин Илнар Нургаян улы, җирлек депутатлары, Чепья авыл җирлегенең структур бүлекчәләре җитәкчеләре, ветераннар Советы рәисе, хатын-кызлар Советы рәисе, дин эшлеклеләре катнашты.
2020 елның 20 гыйнварында 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортының кече залында «Салкын Чишмә» яр буен төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булды. Очрашу Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында узды.
21 гыйнвар көнне Шеңшеңәр мәдәният йортында авыл яшьләре арасында "Поколение NEXT-2020" район конкурсының икенче зона этабы булып узды.
2020 елның 19 январендә 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче ветераннарыбыз Янгулда яшәүче Шәмсенур Газизовага һәм Иске Көшкәт авылында гомер итүче Петр Карабаевка, район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
20 гыйнвар көнне Пыжмара авылында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Пыжмара авыл җирлеге Советы утырышы булды. Утырышта Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин И.С.,җирлек депутатлары, мәктәп директорлары, детсад, клуб, китапханә, ФАП мөдирләре авыл старосталары, имамнар, ветераннар советы җитәкчеләре катнашты.
Хәтер... Ил хәтере, халык хәтере... Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була.