17 гыйнвар көнне Балтач муниципаль районы Чепья авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта Балтач районы ТОДК җитәкчесе Сафин Илнар Нургаян улы, җирлек депутатлары, Чепья авыл җирлегенең структур бүлекчәләре җитәкчеләре, ветераннар Советы рәисе, хатын-кызлар Советы рәисе, дин эшлеклеләре катнашты.
Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Чепья авыл җирлеге башлыгының 2019 елгы эш нәтиҗәләре, шул исәптән гражданнарның үзара салым акчаларын куллану һәм 2020 елга бурычлар турында отчеты.
2. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Чепья авыл җирлегенең 2019 елгы бюджеты үтәлеше турында хисап.
3. Сырья авыл клубы, Арбор балалар бакчасы отчетлары.
4. Полиция участковые чыгышы.