«Салкын Чишмә» яр буен төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 20 гыйнварында 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортының кече залында «Салкын Чишмә» яр буен төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булды. Очрашу Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында узды.

Очрашуда «Салкын Чишмә» яр буен төзекләндерү буенча башлангыч концепция тәкъдим ителде. Катнашучылар тәкъдим ителгән концепциянең көчле һәм кимчелекле яклары турында фикер алыштылар, эшләп бетерүне таләп итүче моментларны күрсәттеләр һәм үзгәртеп кору буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр.

Төзекләндерүнең төп бурычы - яр буен барлык категория гражданнар өчен дә уңайлы итү.

Җәмәгать фикер алышуларында Балтач районының актив кешеләре, якын-тирәдә урнашкан җир кишәрлекләре, биналар милекчеләре һәм арендаторлары, активистлар һәм җирле җәмәгатьчелек вәкилләре, эшмәкәрләр, укытучылар һәм мәктәп укучылары, Балтач муниципаль районының баш архитекторы Ш.Ф. Борханов, Балтач районы башлыгы урынбасары Н.Н. Сабирҗанов, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары И. Ф. Гайнетдинов һәм И.С. Галимуллин катнаштылар.

Очрашуда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып, төзекләндерү концепциясе камилләштереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International