20 гыйнвар көнне Пыжмара авылында Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Пыжмара авыл җирлеге Советы утырышы булды. Утырышта Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин И.С.,җирлек депутатлары, мәктәп директорлары, детсад, клуб, китапханә, ФАП мөдирләре авыл старосталары, имамнар, ветераннар советы җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Пыжмара авыл жирлеге башлыгының 2019 елдагы эшчәнлеге.
2. Пыжмара авыл жирлегенең 2019 елга бюджет үтәлеше турында отчеты
3. Чыгышлар.