Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 22 апрелендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил төнлә 15-17 м/с, көндез 16-21 м/с (Казанда көндез 15-20 м/с) көтелә.
Бүген, 21 апрель көнне, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җирле үзидарә органнары вәкилләрен видеоконференция форматында һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Хөрмәтле хезмәттәшләр, җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм ветераннары!
Сезне барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Җирле үзидарә көне белән котлыйм! Җирле үзидарәне үстерү һәм камилләштерү - безнең дәүләтнең өстенлекләренең берсе, илебездә гражданлык җәмгыяте төзүнең нәтиҗәле коралы, илнең икътисадый куәтен һәм тормыш сыйфатын күтәрүдә халыкның катнашу күрсәткече. Җирле үзидарә һәр җирлекнең икътисадый үсешен тәэмин итүдә төп роль уйный, чөнки халыкның көндәлек тормышы сыйфатын билгеләүче иң актуаль мәсьәләләр нәкъ менә шул дәрәҗәдә хәл ителә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлап җибәргән #МыНаРаботеДляВас, #БезЭшлибез флэшмобына кушылучылар артканнан-арта бара.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн сум булачак. Төп таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгы оешуга 2 елдан артык булмаска тиеш.
Хөрмәтле кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре!
Балтач район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллинның авыл хуҗалыгы оешмалары, предприятиеләре җитәкчеләренә эш башлаучы фермерларга буш торган биналар бирү ягыннан ярдәм итү турындагы мөрәҗәгатеннән соң, беренчеләрдән булып «Татарстан» хуҗалыгы яшь крестьян-фермер Хәкимҗанов Айрат Рәшит улына максатларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү йөзеннән файдаланылмый торган буш ферма бинасын бирде.
Эпидемиологик хәлләр катлаулану куркынычын булдырмау максатларында, районыбыз халкының даруханә челтәрләрендә маскалар җитми, аларны изоляция чорында каян да булса табу бик кыен, дигән моң-зарларын исәпкә алып, халыкка әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм күрсәтү йөзеннән районыбыз ательесы маскалар тегә башлады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бердәм кайнар линия телефоны эшли башлады, аның номеры: 8-800-444-16-70.
Телефон Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эш графигы нигезендә эшли: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр һәм җомга көнне - 8.00 сәгатьтән 15.45 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясенә гражданнар да, шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дә шалтырата ала. Күрсәтелгән телефон буенча терлекчелек, игенчелек, механизация, азык-төлек базары һәм башка мәсьәләләр хакында консультация алырга, шулай ук үз шикаятьләреңне, тәкъдимнәреңне калдырырга мөмкин.
Шуңа игътибар итегез, колл-үзәкнең эшен һәм аеруча мөһим мәсьәләләрне анализлауны яхшырту максатларында барлык сөйләшүләр яздырып барыла.
Әгәр дә сез Россия Федерациясенең башка субъектларыннан кайткан яки кайтырга җыенган кешене беләсез икән, бу хакта 2-54-39 номеры буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Кайтучылар игътибарына! Әгәр дә сез Балтач районына кайткансыз һәм якыннарыгызның сәламәтлеген куркыныч астына куярга теләмәсәгез, шулай ук үз-үзегезне изоляцияләү режимы турында аңлатма аласыгыз килсә, 2-54-39 номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Зинһар, өйдән кирәксезгә чыгып йөрмәгез, үзегезне саклагыз!
Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты карамагындагы санитар-эпидемиягә каршы комиссия рәисе