Балтачта маскалар тегәләр

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Эпидемиологик хәлләр катлаулану куркынычын булдырмау максатларында, районыбыз  халкының даруханә челтәрләрендә маскалар җитми, аларны изоляция чорында каян да булса табу бик кыен, дигән моң-зарларын исәпкә алып, халыкка әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм күрсәтү йөзеннән районыбыз ательесы маскалар тегә башлады.

Ательеда  маскалар җитештерүдә 4 хезмәткәр эшли, көненә якынча 100-150 маска тегелә.

Бер тапкыр кулланыла торган маскаларның бәясе 30 сум, күптапкыр киелә торганнары – 50 сум. 89178541764 телефоны аша тулырак мәгълүмат алырга һәм заявка бирергә була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International