Балтач районы башлыгының җирле үзидарә көне белән котлавы

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр, җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм ветераннары!

Сезне барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Җирле үзидарә көне белән котлыйм! Җирле үзидарәне үстерү һәм камилләштерү - безнең дәүләтнең өстенлекләренең берсе, илебездә гражданлык җәмгыяте төзүнең нәтиҗәле коралы, илнең икътисадый куәтен һәм тормыш сыйфатын күтәрүдә халыкның катнашу күрсәткече. Җирле үзидарә һәр җирлекнең икътисадый үсешен тәэмин итүдә төп роль уйный, чөнки халыкның көндәлек тормышы сыйфатын билгеләүче иң актуаль мәсьәләләр нәкъ менә шул дәрәҗәдә хәл ителә.

Җирле үзидарә органнары - халык белән хакимият арасында төп тоташтыручы буын. Безнең алда торган бурычлар авыл һәм район тормышы белән тыгыз бәйләнгән. Безгә халыкның тормыш сыйфатын билгеләүче мөһим мәсьәләләрне хәл итү, кешеләрнең уңай тормышы өчен шартлар тудыру, көн саен меңләгән катлаулы мәсьәләләрне һәм проблемаларны хәл итү буенча халыкның ышанычы зур.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Районыбызның социаль-икътисадый үсеше программаларын гамәлгә ашыруда актив катнашуыгыз, нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Бу бәйрәм көнендә Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, яңа казанышлар һәм җаваплы эшчәнлегегездә уңышлар, иминлек, мөһим карарлар кабул итүдә зирәклек, барлык билгеләнгән бурычларны үтәүдә уңышлар телим.

Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International