Балтач районы башлыгы җирле үзидарә органнары вәкилләрен видеоконференция форматында котлады

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Бүген, 21 апрель көнне, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җирле үзидарә органнары вәкилләрен видеоконференция форматында һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Рамил Рәшитович районның социаль-икътисади үсеш программаларын тормышка ашыруда актив катнашу һәм нәтиҗәле хезмәт өчен рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, яңа казанышлар һәм әлеге җаваплы эштә уңышлар, иминлек, мөһим карарлар кабул итүдә зирәклек, барлык куелган максатларга ирешүне теләде.

Районның җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм  нәтиҗәле хезмәтләре өчен Балтач муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр:

1. Югары Субаш авыл җирлеге башлыгы - Вафин Рәнис Борисович;

2. Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары - Закирова Фиалка Альберт кызы;

3. Карадуган авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Миннебаева Фәйрүзә Фаяз кызы;

4. Балтач районы башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе -  Сәгъдиев Илфат Нурулла улы;

5.  Балтач районы башкарма комитетының оештыру-гомуми бүлеге җитәкчесе - Нургалиев Рамил Камил улы;

6.  Финанс – бюджет палатасының төп белгече - Фәйзрахманова Лилия Харис кызы;

7. Балтач район Советы машина йөртүчесе - Низамов Динар Дамир улы;

Шулай ук җирле үзидарә көне уңаеннан һәм намуслы хезмәтләре өчен Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр:

1. Район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе - Фәтхетдинов Илвир Мөбәрәк улы

2. Район башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге баш белгече - Габдрахманова Гөлнар Рәис кызы

3. Район башкарма комитетының әйдәп баручы белгече - Низамиева Ләйлә Фаргать кызы

4. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече  - Нуриева Айсылу Исрафил кызы

5. Район финанс-бюджет палатасы машинисткасы  - Бариева Зөлфия Мөдәрис кызы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International