4 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында республиканың төньяк-көнчыгыш өлешендә экологик һәм авыл туризмының пилот проектын үстерү буенча Татарстан Президенты йөкләмәсен үтәү барышы турында эшлекле киңәшмә узды. Чараны Парламент Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов үткәрде. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
2020 елның 1-27 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә 26 июнь - Халыкара наркотик куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе уза.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2020 елның 4 июнендә «Мобиль бригада» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Балтач районы «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре урын өстендә ятучы пенсионерның торак йортын җыештыру буенча эш оештырдылар.
5 июньнән Татарстанда ТР Министрлар Кабинеты карарындагы үзгәрешләр нигезендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен кертелгән кайбер чикләүләрне бетерәчәкләр.
4 июнь 18 сәгатьтән 5 июнь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Чәршәмбе, 10 нчы июнь көнне, 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Александрович Даминов тарафыннан гражданнарны кабул итү оештырыла.
Нөнәгәр авыл җирлеге территориясендә борщевик үләненә каршы көрәш чаралары оештырылды. Нөнәгәр авыл халкы көче белән зиратта, су буйларында, бакча башларында үскән борщевиклар чабылды.
Нөнәгәр авыл җирлегендә әйләнә-тирәне чистарту өмәләре дәвам итә. Чутай авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре чүплек тирәсен җыештырдылар.