«Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе

2020 елның 5 июне, җомга

2020 елның 1-27 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә 26 июнь - Халыкара наркотик куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы акциясе уза.

Әлеге акциянең төп максаты - наркомания һәм наркоҗинаятьләр таралуга каршы тору мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләт хакимияте органнарының һәм халыкның тырышлыгын берләштерү.

Әлеге акциядә Балтач муниципаль районының җирле үзидарә органнары, социаль яклау, мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләре, хокук саклау органнары һәм җирле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.

Социаль һәм хокук саклау характерындагы чаралар комплексы үткәрү планлаштырыла. Ләкин, Татарстан Республикасы территориясендә эпидемиологик хәлне исәпкә алып, быел профилактик чаралар дистанцион рәвештә үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы республика халкын наркотик чараларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә үз өлешен кертергә һәм «Наркотикларсыз тормыш» акциясендә катнашырга чакыра.

Гражданнар наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хокукка каршы эшчәнлек фактлары турында «02» һәм «112» телефоннары, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч телефоны» 291-20-02, шулай ук Балтач районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең кизү бүлегенә 2-43-46 телефоннары аша хәбәр итә алалар.

Алынган мәгълүмат кичекмәстән тикшереләчәк, хокук бозучыларга карата законда каралган чаралар кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International