5 июньнән Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан кертелгән кайбер чикләүләр бетереләчәк

2020 елның 5 июне, җомга

5 июньнән Татарстанда ТР Министрлар Кабинеты карарындагы үзгәрешләр нигезендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен кертелгән кайбер чикләүләрне бетерәчәкләр.

- Мәчетләр, чиркәүләр һәм башка дини корылмалар ачыла (объектларда һәр кешегә 4 кв.м. мәйдан билгеләнә, мәйданы 400 кв. метрдан артык булса, бинада бер үк вакытта 100 дән артык кеше була алмый).
- Дистанцияне үтәп, фитнес-үзәкләр һәм бассейннар тулы күләмдә эшли башлый (спортзалларда һәр кешегә 4 кв. метр, ә бассейннарда 5 кв. метр бүлеп бирелә).
- Сауна һәм мунчалар ачыла
- Кибетләр тәүлек буе эшли ала
- Республиканың 31 районында сәүдә комплекслары эшли башлаячак.

Кинотеатрлар, төнге клублар, кафе, рестораннар, концерт заллары, балалар өчен уен бүлмәләре һәм башка күңел ачу оешмалары әлегә ябык булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International