Балтач муниципаль районында 2020 елның 1 июлендә ике сугыш ветеранын котлау тантанасы узды. Иске Салавыч авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Маһирә Шәрәфиева 90 яшьлек һәм Яңгул авылыннан тыл хезмәтчәне Бәгдәгөл Әгъзамова 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
1 июль төп законыбыз - Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү көне узды. Сайлау участокларының ишекләре иртәнге сигездән ачык иде.
2020 нче елда Нөнәгәр авыл җирлегендә үзара салым акчасына Чутай авылында авыл эчендәге юлларны төзекләндерү планлаштырылган иде. Бу эшне Балтач «Агрохимсервис» оешмасы башлап җибәрде.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Бүген «Сабантуй» ял паркында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитетының дәүләт контроле секторы мөдире Салихова Лилия Рәшит кызы катнашында «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941 – 1945» китабын тапшыру тантанасы узды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Фотография һәм халык санын алу арасында нинди уртаклык бар? Икесе дә тормышның котылгысыз мизгелләрен туктатырга омтыла. Фотосурәттә инде кабатланмас мизгел ничек тотылган, шулай ук халык санын алу да - билгеле бер чорда ил тормышының бер мизгел фотографиясе. Бөтенроссия халык санын алу фотоконкурсына үзегезнең иң яхшы кадрларыгызны җибәрегез! Гаризалар кабул итү 30 июньдә, дедлайн - 2020 елның 30 сентябрендә башлана. Конкурсның чикләре 50 000 сум тәшкил итә.
Пандемия вакытында зыян күргән Пыжмара авыл җирлегендә яшәүче 14 гаиләгә «Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында дүртенче тапкыр азык-төлек пакетлары тапшырылды.
Кешенең шәһесен раслаучы таныклык тапшыру яшьләр тормышында дулкынландыргыч, әһәмиятле чараларның берсе. Иленең лаеклы гражданы булып, юридик көчкә ия паспортны кулына алган яшь кешенең үз сүзе булуын, шәхсилеген раслый. 29 июнь көнне Балтач районы башкарма комитетының гражданлык хәлен рәсмиләштерү булегендә 5 балага шәхесләрен раслаучы таныклык тапшырылды.
Һәрбер бала дөньяга үз бәхете белән аваз сала. Бер бала бер бәхет дисәләр, шул ук вакытта ике яки аннан да күбрәк бала туса бу бәхет икеләтә арта. 2020 елның 26 июнь көнне Балтач районы башкарма комитетының ГХАТ булегендә игезәк балаларга туу турында таныклыклар тапшыру чарасы узды.