Бер көндә ике юбилей

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Балтач муниципаль районында 2020 елның 1 июлендә ике сугыш ветеранын котлау тантанасы узды. Иске Салавыч авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Маһирә Шәрәфиева 90 яшьлек һәм Яңгул авылыннан тыл хезмәтчәне Бәгдәгөл Әгъзамова 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.

Юбилярларга район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Тантаналы чарада Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, һәр җирлекнең авыл башлыклары, оешма җитәкчеләре катнаштылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International