Бүген «Сабантуй» ял паркында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитетының дәүләт контроле секторы мөдире Салихова Лилия Рәшит кызы катнашында «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941 – 1945» китабын тапшыру тантанасы узды.
Балтач муниципаль районының 14 белем бирү учреждениесе директорлары, шулай ук «Балтач җирлекара Үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе җитәкчесе Лилия Рәшит кызы кулыннан истәлекле китап алдылар.
Әлеге китап Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУ тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында нәшер ителде. Аңа тарихи материаллар кертелгән, ул татарстанлыларның Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында сөйли. Моннан тыш, китапта архив документлары, плакатлар, афишалар, фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронтовикларның хатлары, сугыш чоры открыткалары, ветераннарның авыр сугыш еллары турында истәлекләре урын алган.
Яшьләребезгә патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән яңартылган уку-укыту программаларын һәм факультатив дәресләр планнарын төзү өчен истәлекле китап нигез булыр дип ышанабыз.