ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2020 ел
сишәмбе

12 августта 8.00-12.00 сәгатьләрдә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең кече һәм урта бизнес субъектлары өчен “кайнар линия” үткәрә.

Эшмәкәрләргә консультацияне (843)255-25-71 номеры буенча Татарстан Росреестрының инвестиция проектлары буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева бирә.

10 августта, «Россия Федерациясенең аерым закон актларына дәүләт кадастр бәяләвен камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон үз көченә керде.

Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрү кысаларында, аны үткәрүдә сезнең катнашу мөмкинлеге турында җиткерәбез. Гражданнарның фикерләрен анализлау нәтиҗәләре буенча безнең оешманың эшен яхшырту буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк.

Моның өчен сезгә «Интернет» челтәре аша http://sobes.tatarstan.ru/rus/opros-grazhdan-o-kachestve-okazaniya-uslug.htm сылтамасы  буенча кереп анкетаны узарга кирәк.

Шулай ук «Наз» комплекслы үзәге эшчәнлеге турындагы фикерегезне bus.gov.ru сайтында да калдырырга мөмкинлек бар - дәүләт хезмәтләре бердәм порталында (ЕСИА) теркәү язмасын файдаланып: https://bus.gov.ru/pub/info-card/236489?activeTab=5

Безнең оешма тормышында катнашуыгыз өчен рәхмәт һәм киләчәктә дә хезмәттәшлеккә өметләнәбез!

 

 

Хезмәт ияләре депутатларының Балтач район Советы башкарма комитетының 1955 нче елның 26 маеннан 19 нчы номерлы утырышы беркетмәсеннән өземтә

5 август көнне «Форпост» үзәге физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән «Сабантуй» ял паркында пневматик винтовкадан ату буенча спорт ярышы үткәрде.

Заман белән бергә атлаучы «Кама» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында һәрвакыт төзелеш эшләре гөрли.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 2020 елның 3 августына авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 49,8 мең тонна тәшкил иткән, бу 2019 елның шул күрсәткеченнән 5% ка (2,4 мең тоннага) күбрәк.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров урып-җыю кампаниясенең барышы һәм туфрак эшкәртү турында мәгълүмат бирде.


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

8 август көнне "Сабантуй" паркында төзүчеләрне һәм физик культура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлау тантанасы узды.

Бүген, 10 август көнне, өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы узды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International