Төзүчеләрне һәм физик культура хезмәткәрләрен котлау тантанасы

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

8 август көнне "Сабантуй" паркында төзүчеләрне һәм физик культура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлау тантанасы узды.

Бәйрәм хуҗаларын Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин котладылар, ихлас теләкләрен юлладылар. Шулай ук, төзелеш һәм физик культура өлкәсендә хезмәт алдынгыларын бүләкләп уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International