Бүген, 10 август көнне, өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы узды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.
Президиум утырышының көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Балтач муниципаль районының 2020-нче елга, 2021-2022-нче елларның планлы чорына кабул ителгән бюджетына үзгәрешләр кертү турында.
2. Балтач муниципаль районының агымдагы елның беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында.
3. Балтач муниципаль районының 2020 елдагы 6 айлык бюджет үтәлеше турында.
4. Район бюджетының тәэмин ителешен тигезләр өчен дотация алыштыруны килештерү турында.
5. Балтач муниципаль районының 2020-нче елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планына өстәмәләр кертү турында.
6. Балтач район Советы каршындагы Яшьләр парламенты турында.
7. Балтач муниципаль районы участок сайлау комиссияләренең резерв составына кандидатуралар тәкъдим итү турында.
Өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы 39-нчы утырышын 2020 елның 12 августында 07.30 сәгатьтә видеоконференция режимында үткәрергә планлаштырыла.