Республикада чәчү кампаниясенә беренчеләрдән булып Питрәч, Лениногорск, Тукай, Балык Бистәсе, Бөгелмә һәм Сарман районнары игенчеләре кереште.
Роспотребнадзор идарәсе Арча , Биектау, Әтнә, Балтач районнарындагы территориаль бүлегендә 2020 елның 19 нчы августыннан 02 нче сентябренә кадәр балалар товары һәм мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар линияләр эшли. Сораулар белән түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгатьләр кабул ителә: 8(84366)3-15-01 Арча , 8(84368) 2-41-47 Балтач, 8(84365)3-02-71 Биектау.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Балтач муниципаль районы территориясендә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 23 августында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
1991 елның 22 августында СССР таркалганнан соң беренче тапкыр Россиянең милли флагы Мәскәүдәге Ак йорт түбәсендә күтәрелде. Шул ук көнне Россия Федерациясе Югары Советы карары белән флагның зурлыгы һәм төсләре рәсми рәвештә расланды.
2020 елның 21 августында 18.00 сәгатьтә Шушма елгасы яр буен төзекләндерү концепциясе буенча икенче иҗтимагый фикер алышу булды. Очрашу Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында узды.
Подъезд ишегеннән чыгуга, чүп белән тулган контейнер каршы алу, кичләрен ишегалдыларының караңгы булуы - бер дә матур күренеш түгел... Ишек төбеннән үк гөлләр сәламләсә, тротуар «ялт» итеп торса – монысы инде кәеф күтәренкелегенә бер сәбәп.
Нөнәгәр авылында гомер итүче Нигматҗанова Зөлфирә Закирҗан кызының гомер бәйрәме- 90 яшьлек юбилее. Ветеранны тәбрик итәргә Балтач район башлыгы урынбасары Сабирзянов Н.Н, авыл җирлеге башлыгы Ахметханов А.З., "Кызыл юл" кооперативыннан Давлетшин Н.В. килгән иде. Зөлфирә апа улы Рамил һәм аның гаиләсе белән тыныч, мул тормышта гомер итә.
Бүген безнең районда да флагны каршы алу тантанасы булды. Ул безгә Кукмара районыннан килде.
Кунакларны безнең район вәкилләре ике район чигендә милли музыка астында икмәк һәм тоз белән каршы алды. Район үзәгенә кадәр Татарстан флагын алып бару хөрмәтенә Тимирязев исемендәге ҖЧҖ комбайнчылары, ГАЗ-69 һәм ГАЗ-21 автомобильләрен йөртүчеләр, мотоциклчылар, картинг буенча республика ярышларында катнашучылар лаек булды. Балтачка кергәч, бизәлгән атта флаг лыжероллерлы спортчыларга һәм 2019 елгы Россия чемпионнарына тапшырылды, алар үз чиратында "Геройлар аллеясы" Мемориаль комплексына кадәр байракны җиткерделәр. Монда тантаналы чара узды. Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин якташларын истәлекле вакыйга белән котлады һәм горурлык белән Балтач районы гербын флагка беркетте.