ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 25 августында 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны видеоэлемтә аша кабул итә.

Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм " милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшкуарлыкны популярлаштыруга һәм гражданнарны эшкуарлык активлыгына стимуллаштыруга, Россия Федерациясе территориясендә кече һәм урта эшкуарлык секторын арттыруга аерым игътибар бирелә.


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген Балтач Үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать  эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге премия лауреаты,  шагыйрь, Татарстан Республикасы президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улының ышанычлы вәкиле Мансуров Зиннур Мөҗип улы белән очрашу узды.

Тулаем җыем буенча булган саннарга тукталсак, урып-җыюның тәүге көннәреннән алып, район күмәк хуҗалыклары амбарларына барлыгы 74 мең 519 тонна яңа икмәк уңышы кайтарылды. Бүгенге көндә басу-кырларда арпа, солы, вика культуралары уңышын җыйнау дәвам итә, культуралардан уртача уңыш чыгышы гектарыннан 40,8 цетнер.

Бүләкләү тантанасында «Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Шамил Агиев, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Римма Ратникова, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашты.

2020 елның 24 августында Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттан тыш кырыгынчы утырышы узды.

 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 14 яшьтән  30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары - 2020» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар. Конкурста катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк: molpred-116.ru шулай ук анкета тутырырга һәм аны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: molpred2020rt@mail.ru.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыюның барышы турында сөйләде.

20 августта Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 12 утырышы эшендә катнашты.  Узган чара кысаларында ул Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең ведомство төзелүгә 10 ел эчендә ирешкән уңышлары турында сөйләде, шулай ук 2020 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләрен әйтте һәм республикада гамәлдә булган милли проектларны исәпкә алып, агымдагы һәм озак вакытка исәпләнгән бурычларны билгеләде.

Балтач муниципаль районы халкын агымдагы елның 24 августыннан 06 сентябренә кадәр электрон сораштыруда катнашырга чакырабыз. Сораштыру аноним, барлык нәтиҗәләр дә җыелма рәвештә кулланылачак


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International