2020 елның 24 августында Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттан тыш кырыгынчы утырышы узды.
Утырыш эшендә Балтач район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы» исеме турындагы Нигезләмәгә һәм комиссия составына үзгәрешләр кертү турында.
2. Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исемен бирү турында.
3. Балтач муниципаль районының 2020 елга муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыру планына өстәмәләр кертү турында.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Балтач район Советының җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алсу Илдар кызы Мөхәммәтшина, район мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Илвир Мөбәрәк улы Фәтхетдинов чыгыш ясадылар.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.
Бүгенге утырыш - өченче чакырылыш Балтач район Советының ахыргы утырышы булды. Шул хөрмәттән, Балтач район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин уңышлы һәм нәтиҗәле уртак хезмәтләре өчен депутатларга олы рәхмәтен белдереп, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды.