ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Мәгълүматка ия кеше - ил белән идарә итә.

«AGROMASTER» компаниясе быел яңа катнаш «Agrator КЗС-8500» чәчү комплексын тәкъдим итте, ул бөртекле культураларны традицион һәм минималь эшкәртү технологиясе буенча чәчү өчен билгеләнгән.

«Конструктив» республика онлайн-форумы - ул беренче санлы форум, анда ил һәм регионның, экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау өлкәсендә иң яхшы спикерлары үзләренең үзенчәлекле тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар һәм бу өлкәдә генә түгел, катлаулы тормыш хәлләрен хәл итү өчен дә файдалы булган уникаль компетенцияләрне үзләштерергә ярдәм итәчәкләр.

Районыбыз игенчеләре янәдән үзләре тир түгеп эшләп алган лаеклы бүләкләренә ия булдылар.

Апас, Зәй, Мөслим, Саба, Сарман, Тәтеш, Чистай, Буа, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Балтач, Кайбыч һәм Әтнә районнары игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр. Алексеевск, Азнакай, Спас, Чирмешән, Биектау, Баулы, Теләче, Түбән Кама, Алабуга, Кама Тамагы, Ютазы һәм Югары Ослан районнары финиш сызыгына чыктылар. Бүгенге көнгә республика буенча 1482,4 мең га суктырылган, 5245,1 мең тонна ашлык җыелган, уртача уңыш - 35,4 ц/га.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 8 сентябрендә «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе» белгечләре «Волонтер» үзәге активисты белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче 2 гаиләгә барып #Мывместе #Безбергә акциясе үткәрделәр.

 

Тэги: #Безбергә

19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорт ярышлары узачак. Чараны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. Халыкара ат чабышлары 40, 80, 100 һәм 120 километр дистанцияләрдә оештырыла.

Хәзер уҗымнар чәчүнең актив чоры һәм алдагы ел уңышы турында уйланыр чак. Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, көйсез һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, 8 сентябрь көнне, Балтач районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Габтелгаяз улы Шайхразиев, РФ Дәүләт думасы депутаты Марат Мансур улы Бариев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International