ТР Премьер-министры урынбасары, РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм ТР мәдәният министры урынбасарының Балтач районына эшлекле сәфәре

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Бүген, 8 сентябрь көнне, Балтач районына эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Габтелгаяз улы Шайхразиев, РФ Дәүләт думасы депутаты Марат Мансур улы Бариев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин килде.

Эшлекле сәфәр барышында алар капиталь ремонттан соң Смәел мәдәният йорты һәм Шеңшеңәр авыл җирлеге советы бинасын ачу тантанасында катнаштылар.

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, башкала кунаклары белән берлектә, төзекләндерелгән объектларда булдылар һәм ихлас котлауларын җиткерделәр. 

Совет стилен саклаган матур, тарихи мәдәният йорты кунакларны ачык ишекләр, җыр-биюләр белән каршы алды.

Районыбызның бу объектлары үз халкына лаеклы хезмәт итсен иде дип телисе килә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International