Кыр батырларын бүләкләү

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Районыбыз игенчеләре янәдән үзләре тир түгеп эшләп алган лаеклы бүләкләренә ия булдылар.

«Игенче» хуҗалыгыннан Алмаз Гарипҗанов дүртенче вымпелын кабул итеп алса, «Борнак» хуҗалыгыннан Илдар Шакировта – өченчесе. «Яңа тормыш» хуҗалыгы комбайнчысы Марат Нигъмәтуллин тәүге тапкыр әлеге мәртәбәле исемне алды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин игенчеләребезне әлеге олуг тырышлыклары өчен мактап, урып-җыюны вакытында тәмамлаганнары өчен рәхмәтләрен ирештерде. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International