ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2020 ел
җомга

"QR-тарих" проекты кысаларында 2020 елның 16 октябрендә Көшкәтбаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл янында чара үткәрелде: Бөек Ватан сугышы ветераны Шиһапов Галләм Шиһап улына QR-кодлы такта куелды.

21 октябрь көнне Балтач «Форпост» үзәге Кече Лызи урта мәктәбе укучылары белән экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау кысаларында «Социаль челтәрләрдә тыелган төркемнәр» темасына әңгәмә үткәрде.

20 октябрь көнне Балтач «Форпост» үзәге Яшь хәрәкәт инспекторлары белән берлектә «Балигъ булмаганнар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү» темасына түгәрәк өстәл уздырды.


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

Яңгул авыл җирлегендә 2020 елда үзара салым программасын тормышка ашыру буенча мәгълүмат

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен үткәрелә торган “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла. Агросәнәгать комплексының иң яхшы эшләүче 100 хезмәткәре 100әр мең акча алачак. 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырылган Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган, Татарстан авыл хуҗалыгы тарихы турында язылган «Сынаулар һәм җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм җир тарихлары» дигән китапны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан чыгарып алырга мөмкин.

Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.

20 октябрь көнне Балтач «Форпост» үзәге Балтач гимназиясе укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар өләшү буенча Балтач бистәсе Ленин урамында «Уяу бул!» дигән профилактик чара үткәрде.

Моннан 33 ел элек Татарстан Республикасының Киров өлкәсе белән тоташкан чигендә Балтач районы Пыжмара авыл җирлегенә кергән Пархода авылы булган. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International