Уяу бул!

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

20 октябрь көнне Балтач «Форпост» үзәге Балтач гимназиясе укучылары белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар өләшү буенча Балтач бистәсе Ленин урамында «Уяу бул!» дигән профилактик чара үткәрде.

Чарада Балтач «Форпост» үзәге директоры Гилемҗанов Ф.Ш., Юл-патруль хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Садыков А.Р., «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ җитәкчесе Һадиева Л. Х., «Форпост» хезмәткәрләре һәм Балтач гимназиясе укучылары катнашты.

Чара балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International