ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Хезмәт ияләре депутатларының Балтач район Советы башкарма комитеты утырышы беркетмәсе №11, 22 июнь 1960 ел​

«Бергә күңелле» клубы эше кысаларында һәм инвалидлар декадасы уңаеннан Балтач «Наз» үзәге белгечләре Гөлшат Сәләхова һәм Рүзилә Рамазанова Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 9 коррекцион сыйныф укучысы өчен «Бәхет кошы» дигән шөгыль үткәрделәр.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнары территориаль бүлеге, инвалидлар декадасы кысаларында, 2020 елның 1 декабреннән 10 декабренә кадәр инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә.


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында кисәтү

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.

Декабрь башы, гадәттәгечә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Бу безнең барыбызга да бу чорда гына түгел, елның 365 көне дәвамында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында истә тотарга тиешлегебезне искәртә.

3 нче декабрь - Билгесез солдат көне. Шул уңайдан Смәел авыл җирлегендә һәйкәлгә веноклар салынды, мәктәптә сыйныфларда тәрбия сәгатьләре узды.

3 декабрь - Билгесез солдат көнендә, Пыжмара авыл җирлегендә урнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салынды һәм Билгесез солдат истәлегенә шәмнәр кабызылды.

АПКны техник модернизацияләү буенча дәүләт ярдәменең төп механизмнарыннан берсе - ташламалы лизинг, ул аграрийларга иң уңай шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалар сатып алырга мөмкинлек бирә. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән 2020 елның 1 декабреннән «Росагролизинг» АҖ авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен махсус тәкъдим кертте – ул «Алдан броньлау» процессын башлап җибәрде, бу иске елда куелган бәя буенча, тагын өстәмә ташлама белән техника сатып алу өчен заявка рәсмиләштерү мөмкинлеген бирә. Шул исәптән аванс түләве 0%тан башлана һәм төп шартнамә буенча соңрак түләү срогы киләсе елның 1 сентябренә кадәр билгеләнгән.

2020 елда Татарстан авылларында 500дән артык объект төзекләндерелде. Бу Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын уңышлы гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Программа кысаларында авыл территорияләрен төзекләндерү чараларына 791,8 млн. сум акча бүлеп бирелде, шул исәптән федераль бюджеттан – 459,2 млн.сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 332,6 млн. сум. Моннан тыш, муниципаль районнар тарафыннан 11,3 млн.сум бирелгән, бюджеттан тыш чыганаклардан 347,2 млн. сум акча җәлеп ителгән.

Тэги: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International