Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнары территориаль бүлеге, инвалидлар декадасы кысаларында, 2020 елның 1 декабреннән 10 декабренә кадәр инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрә.
Халыктан шалтыратулар Биектау, Әтнә районнары (8843-65) 3-02-71, Арча районы (8843-66) 3-15-01, Балтач районы (8843-68) 2-41-47 телефоннары аша һәр көнне сәгать 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр «кайнар линия» гә кабул ителәчәк.