Бәхет кошчыгы

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

«Бергә күңелле» клубы эше кысаларында һәм инвалидлар декадасы уңаеннан Балтач «Наз» үзәге белгечләре Гөлшат Сәләхова һәм Рүзилә Рамазанова Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 9 коррекцион сыйныф укучысы өчен «Бәхет кошы» дигән шөгыль үткәрделәр.

Балалар белгечләр һәм педагоглар җитәкчелегендә төсле бәйләү җепләреннән кечкенә кошчыклар ясадылар. Эшләр матур килеп чыкты. Яңа ел алдыннан алар бик яхшы бүләкләр, чыршыны бизәр өчен матур уенчыклар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International