ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 27 мартында Балтач бистәсе һәм Чепья авылы үзәк урамнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Биредә район халкы кулай бәяләрдән кирәкле продуктларны сатып ала алачак.

22 март, язгы каникуллар чорында, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә гаилә уены оештырылды.


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

23 март көнне Кили авыл китапханәсендә «Балтач» дәүләт табигый заказнигы башлыгы, экология инспекторы Рамил Камил улы Хаҗиев катнашында тирән эчтәлекле очрашу үткәрелде.

Архивтан хәбәрләр

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү


23
март, 2021 ел
сишәмбе

23 март 22 сәгатьтән 24 март 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

22 март көнне 9-11 сыйныф укучылары арасында узган «Әгәр дә мин район башлыгы (башкарма комитет җитәкчесе) булсам...» дип исемләнгән иншалар конкурсы җиңүчеләре район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин һәм район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов белән очрашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанның 60 меңгә якын эшләмәүче авыл кешесе авыл җирендәге озак еллар хезмәтстажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Түләү авыл хуҗалыгында аерым һөнәрләр буенча кимендә 30 ел эшләгән, картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясен алучы һәм авылда яшәүләрен дәвам итүче кешеләргә тиеш.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 9-11 апрельдә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе «Урынны кешеләр ясый» белем бирү программасын оештыра. Чарада яше 35тән артмаган авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл депутатлары катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International