23 март көнне Кили авыл китапханәсендә «Балтач» дәүләт табигый заказнигы башлыгы, экология инспекторы Рамил Камил улы Хаҗиев катнашында тирән эчтәлекле очрашу үткәрелде. Ул районыбыздагы экологик проблемалар турында сөйләде, чарада катнашучы балаларны табигатьне саклауда актив катнашырга чакырды. «Без-табигать балалары» исемле экологик викторинада «Яшеллек сакчылары» һәм «Табигать дуслары» командалары үзара көч сынаштылар. Балалар табигать турындагы белемнәрен ныгытып, сорауларга җаваплар эзләп, җиңүгә омтылдылар. Иң актив балаларга грамоталар тапшырылды.
.jpg)