2021 елның 27 мартында Балтач бистәсе һәм Чепья авылы үзәк урамнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Биредә район халкы кулай бәяләрдән кирәкле продуктларны сатып ала алачак.
Ярминкәдә авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалыклары, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре катнашачак.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен районыбыз халкы, бигрәк тә өлкәнрәк яшьтәгеләр, бик көтеп алалар һәм бу ярминкәләр зур социаль әһмияткә ия.
Рәхим итегез!