Балтач Үзәк балалар китапханәсендә гаилә уены үткәрелде

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

22 март, язгы каникуллар чорында, Балтач Үзәк балалар китапханәсендә гаилә уены оештырылды. Сабировлар, Нәбиевлар, Газизуллиннар һәм Хафизовлар гаиләсе капма-каршы буын сорауларына җавап бирделәр: өлкәннәр 21 нче гасыр сорауларына җавап эзләсәләр, балалар 20 нче гасыр сорауларына җавап бирделәр. Конкурс-уен программасына классик әдәбият, мода һәм сәнгать турында сораулар кертелгән иде. Менә шулай, каникулның беренче көне балаларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә уңай эмоцияләр бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International