ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Архивтан хәбәрләр

1 апрельдән 31 майга кадәр район территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча санитар-экологик икеайлык үтә.

9 апрель көнне Сосна мәдәният йортында авылыбыз өлкәннәре көче белән әзерләнгән «Кичке уен» концерты оештырылды. 

11 апрель көнне Сосна авылы «Мазһар Мулла» мәчетендә өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Җиңүчеләргә медальләр, кубок һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

«Безнең ишегалды» Президент программасы буенча комплекслы төзекләндерү 2021 елда 1074 ишегалдында башкарылачак.


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын үткәрү кысаларында өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәт алучылары белән «Туган телдә әсәрләр уку кичәләре» уздырыла.

12 апрель 18 сәгатьтән 13 апрель 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы мөселманнарының VIII корылтае узды. Корылтайда Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм районыбызның барлык имамнары да катнашты.

10 апрель көнне «Батыр» яшьләр үзәгендә «Кызыл юл» АХҖК кубогына көрәш буенча район беренчелегендә командалар арасында иң көчлеләрне ачыкладылар.

10 апрель көнне Балтач гимназиясендә «Балтач агрохимсервис» җәмгыяте призына традицион шахмат турниры узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International