«Балтач агрохимсервис» җәмгыяте призына традицион шахмат турниры

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

10 апрель көнне Балтач гимназиясендә «Балтач агрохимсервис» җәмгыяте призына традицион шахмат турниры узды. Ярышта күрше регионнардан, районнардан килгән төрле яшьтәге шахматчылар катнашты.

Ир-атлар арасында беренче урын - Киров өлкәсеннән Азат Габдрахманов, 2 урында - Әтнәдән Ирек Сабиров, 3 урында - Әмир Габдрахманов. Хатын-кызлар арасында 1 урын - Диана Гәрәфетдинова (Кукмара), 2 урын - Шаһимарданова Рамилә (Балтач), 3 урын - Алисә Хәмидуллина (Мамадыш).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International