«Безнең ишегалды» Президент программасы буенча комплекслы төзекләндерү 2021 елда 1074 ишегалдында башкарылачак. Быел программаның гомуми бюджеты, узган елдагы кебек үк, 8 миллиард сум тәшкил итә. Республика ишегалларында ремонт эшләре апрель аенда башланачак. Быел ремонтланачак ишегалларының адреслары dvor.tatar сайтында төзекләндерү картасында урнаштырылган.