Балтач районы делегациясе Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең VIII корылтаенда катнашты

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы мөселманнарының VIII корылтае узды. Корылтайда Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәм районыбызның барлык имамнары да катнашты.

Көн тәртибендә республика мөфтиен, Баш казыйны, мөфтинең беренче урынбасарын сайлау каралган иде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенең соңгы дүрт елгы эшенә хисап белән чыгыш ясады.

Корылтай барышында делегатлар ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп Камил Сәмигуллинны, мөфтинең беренче урынбасары вазыйфасына Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар Хәсәновны һәм баш казый итеп Җәлил Фазлыевны сайлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International