ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

"Факел" яшьләр яшүсмерләр клубында 22-26 ноябрь көннәрендә остаханәләр эшләде. Түгәрәкләргә йөрүчеләр җитәкчеләр белән берлектә Әниләр көненә багышлап матур открыткалар ясады.

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 30 ноябрендә төнлә һәм көндез шторм кисәтүе

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның 18.09.2021 ел, №55023-АП күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасында булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә, торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме чаралары һәм программалары турында хәбәр итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында, Министрлык тарафыннан 2021 елның 30 ноябрендә #ТРЯшьләренәТорак туры эфир үткәрелә.

27 ноябрь көнне 9.00 сәгатьтә «Ватанны саклаучылар» паркында Балтач «Форпост» үзәге Диңгез пехотасы көненә багышланган тантаналы чара һәм диңгез пехотасында хезмәт итеп кайткан ветераннар арасында пневматик коралдан ату һәм каршылыклар полосасы буенча спартакиада уздырды.

26 ноябрь көнне «Хыял» яшьләр үзәге яшьләр арасында «Логика кайда?» дип исемләнгән интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде.

27 ноябрь көнне 2008 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Галимуллин Рафил истәлегенә көрәш буенча ярыш узды. Ярышларда районның 13 мәктәбеннән 91 көрәшче катнашты (Борбаш, Балтач, Яңгул, Смәел, Норма, Чепья, Нөнәгәр, Куныр, Шеңшеңәр, Арбор, Пыжмара мәктәпләре, Балтач гимназиясе, Салавыч күппрофильле лицее).

27 ноябрь көнне "Дулкын" бассейнында коррупциягә каршы көрәш айлыгы кысаларында егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча район беренчелеге булып узды.

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә бик күркәм, олы мәгънәгә ия булган бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне каршылап, 26 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Мин – ӘНИ!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.


28
ноябрь, 2021 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Районыбызның олы хөрмәткә лаек әниләре,гүзәл хатын-кызлар, ак яулыклы әбиләр! Сезне, һәр яшәлгән елның иң матур, җылы хисләр белән сугарылган бәйрәме - Әниләр көне белән тәбрик итәм!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International