"Факел" клубы түгәрәкләренә йөрүчеләр Әниләр көненә открыткалар ясады

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

"Факел" яшьләр яшүсмерләр клубында 22-26 ноябрь көннәрендә остаханәләр эшләде. Түгәрәкләргә йөрүчеләр җитәкчеләр белән берлектә Әниләр көненә багышлап матур открыткалар ясады. Открыткалар төрле техника белән эшләнде һәм аларның һәркайсы бик үзенчәлекле килеп чыкты. Бәйрәм көнне балалар әниләрен үзләре ясаган кул эшләре белән сөендерде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International