Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 30 ноябрендә төнлә һәм көндез шторм кисәтүе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 29 ноябрь кичендә, 30 ноябрь төнлә һәм көндез көньяктан 10-15 м/c тизлектә көчле җил көтелә, көчәйгәндә 17-22 м/c, 30 ноябрьдә 02 cәгатьтән 18 сәгатькә кадәр бик көчле җил, урыны белән 25 м/с кадәр.

Шулай ук урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшем көтелә, аерым районнарда күз күреме сизелерлек начарлану белән буран, бозлавык, томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International