Магистраль газүткәргечтә ремонт эшләре башкару сәбәпле, газ бирү туктатылачак
Арышның гектарыннан 47 центнер уңыш чыккан булса, калган бөртеклеләрнең чыгышы да яхшы, 40 центнердан артык уңыш җыйнап барыла
Игенчеләребезне аз гына булса да ял иттерү, рухи азык бирү максатыннан җырчы һәм биючеләребез басу киңлекләрендә концерт куеп кайтты
Җәйнеӊ таҗы булган август ае районыбызга кайгылы хәбәр ирештерде: Балтач районы Түбән Субаш авылы егете, Россия хәрби көчләре сафларында хезмәт итүче өлкән лейтенант Рафил Гәйнетдинов махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды.
2022 елның 14 август көнендә 95 яшьлек юбилей билгеләп үтүче тыл ветераны, Балтачтан Бибинур Хәлилова район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Хәзерге көндә кадерле ветераны социаль хезмәткәрләр Тәслимә Хәсанова карый.
Шул уңайдан Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин Әминә апага Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын , районыбызның Рәхмәт хатын тапшырды.
Еш кына көчле агым, чоңгыллар куркыныч тудыра
Федераль дәрәҗәдә «Россия Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәт күрсәтү белән тәэмин итү» дәүләт программасы составында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча тиешле чара расланды
Программаның операторы - Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды «Яшь гаиләләр» ТР ДТФ социаль ипотека программасында катнашу өчен исәпкә кую турындагы барлык сораулар буенча гариза бирүченең теркәлү урыны буенча Башкарма комитетка мөрәҗәгать итәргә мөмкин
Спартакиада комплекслы спорт чарасы булып тора һәм Россия Федерациясендә спортны үстерү һәм популярлаштыру, шулай ук физик әзерлек һәм спорт резервының осталык дәрәҗәсен күтәрү максатларында үткәрелә