95 яшьлек юбилей

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

      2022 елның 14 август көнендә 95 яшьлек юбилей билгеләп үтүче тыл ветераны,  Балтачтан Бибинур Хәлилова район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар. Хәзерге көндә кадерле ветераны социаль хезмәткәрләр Тәслимә Хәсанова  карый.   

       Хөрмәтле ветеранны  чын күңелдән 95 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Мондый юбилей - бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки һәркемгә дә шундый олы яшьне каршыларга насыйп булмый. Һәр көн Бибинур апага  шатлык  һәм бәхет бүләк итсен.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International