Бүген тыл ветераны Әминә Гали кызы Габдрахмановага 90 яшь тулды

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Бүген Смәел авылында гомер кичеруче тыл ветераны Әминә Гали кызы Габдрахмановага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин Әминә апага Россия Президенты В.В. Путинның котлау открыткасын , районыбызның Рәхмәт хатын тапшырды.

Әминә апай яшьтән үк колхоз эшендә кайнап, басу- кырларда төнне – көнгә ялгап намуслы хезмәт куйган шәхес. Тормыш иптәше белән тигезлектә яшәп биш балага гомер биргән, онык – оныкчыклар сөю бәхетенә ирешкән хөрмәтле юбилярыбызга хәерле сәламәтлек , тыныч картлык теләп калабыз.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International