ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 11 ноябрендә “Наз” халыкны социаль таәмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре көндезге эш төркемендә катнашучылар өчен “Хыял” яшьләр үзәгендә “Тизрәк, югарырак, көчлерәк” дип исемләнгән спорт олимпиадасы үткәрделәр. Алар 5 төрле конкурста катнаштылар. 

10 ноябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында “Пушкин картасы”  программасы кысаларында Балтач урта мәктәбенең 8 “Г” сыйныф укучылары  катнашында “Ваш выход!” дип исемләнгән әдәби баттл үтте.

10 ноябрь көнне “Балтач”  спорткомплексында  хәрби хезмәткә чакырылучы тиешле егетләр арасында  хәрби  спорт төрләре буенча спартакиадасының зона этабы узды

9 ноябрь көнне  Республика волонтерлар проектын гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук «Көзге мәрхәмәт атнасы»  акциясе нәтиҗәләре буенча район волонтерлары белән Республика иреклелек мәглүмати үзәгенең җитәкче ярдәмчесе Галәлетдинов Тимур, махсус проектлар секторы белгече Мингалиева Инара,  территорияләр белән эшләү секторы җитәкчесе Ганиева Гүзәл, көмеш волонтер  Халитова Хрия катнашында очрашу узды. Волонтерлар белән мастер-класс үткәрелде.

2022 елның 12-15 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һава шартларының сизелерлек начарлануы турында Доклад-консультация

Балтач районы ГХАТ бүлеге буенча статистика

10 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясенә барып, 4 И сыйныфы укучылары өчен “Добрые сказки Д.Н.Мамина-Сибиряка” дип аталган интеллектуаль уен үткәрделәр. 

10 нчы ноябрь көнне «Наз» үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен чираттагы уку оештырылды.

Балтач районы прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 2023 елда да көтелмәгән хәлләр аркасында Төзелеш дәүләт контрактлары шартларын үзгәртергә рөхсәт ителгән

Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган затларга салымнар, җыемнар, иминият взнослары түләү буенча кичектерелгән, шулай ук салым декларацияләрен һәм счетлар буенча акчалар хәрәкәте турында хисаплар бирү сроклары озайтылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International