“Тизрәк, югарырак, көчлерәк” дип исемләнгән спорт олимпиадасы

2022 елның 11 ноябре, җомга

2022 елның 11 ноябрендә “Наз” халыкны социаль таәмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре көндезге эш төркемендә катнашучылар өчен “Хыял” яшьләр үзәгендә “Тизрәк, югарырак, көчлерәк” дип исемләнгән спорт олимпиадасы үткәрделәр. Алар 5 төрле конкурста катнаштылар. Чара мавыктыргыч һәм кызык килеп чыкты, бик күп уңай хис-кичерешләр калдырды. Спорт мәйданчыгында көлү, шау-шу һәм күңел ачу иде. Уздырылган спорт бәйрәме катнашучыларны тагын да берләштерде һәм беркемне дә битараф калдырмады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International