10 ноябрь көнне “Балтач” спорткомплексында хәрби хезмәткә чакырылучы тиешле егетләр арасында хәрби спорт төрләре буенча спартакиадасының зона этабы узды. Әлеге ярышта Арча һәм Балтач районнары командалары катнашты. Тантаналы чараны Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы ачты. Командалар берничә юнәлештәге ярышта катнаштылар:
Пневматик мылтыктан ату
Йөгерү
Гәүдә белән тартылу
Гер күтәрү
Автоматны сүтеп, җыю
Противогаз кию
Спартакиада да Арча районы командасы җиңү яулады. Безнең команда 2 нче урынны алды.