2022 елның ун ае нәтиҗәләре буенча Балтач районы ГХАТ бүлегендә 687 гражданлык хәле акты теркәлде, шул исәптән – 124 туу, никах теркәү турында – 158, аерылышу турында – 58, баланың әтисен билгеләү турында – 13, исем алмаштыру турында – 7, үлү турында – 324, уллыкка(кызлыкка) алу турында-3. Әти-әниләр балаларын сирәк исемнәр белән атый: Фәрхат, Мирон, Рамин, Сәкинә, Илгизә, Стефания, Җәннәт, Муниса, Усман, Ихсан, Аяна, Аселия, Солтанхәким, Эрнест.
37 бала гаиләдә беренче, 40 бала – икенче, 33 бала гаиләдә өченче, ә 14 сабый гаиләдә дүртенче, бишенче булып дөньяга килгән. Шунысы кызык, 63 малайлар һәм 61 кыз туган. 2022 елның ун аенда дүрт милләт ара никах теркәлгән.