Бүген “Балтач” үзәк ял паркында районыбызның төп чыршысы утларын кабызды!
Чыршы ачылышына килгән тамашачыларны Кыш бабай һәм Кар кызы сәламләде, тантаналы чара җыр-бию, күңелле конкурслар белән үрелеп барды.
Яңа ел алдыннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон Балтач районының 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 17 гаиләне азык-төлек җыелмалары белән сөендерде.
2022 нчы елның 26 декабрендэ Балтач район башкарма комитетының хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советының чираттагы утырышы булып узды.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә интернет-сылтама мәҗбүри!)
Архивтан хәбәрләр
Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә соклану һәм хөрмәт уята. Балтач районы Шубан авылында яшәүче Равил һәм Рәмзия Кашаполар гаиләсе матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң инде 50 ел гомер үтеп киткән.
Программа Татарстан Республикасында 2006 елдан бирле федераль һәм региональ бюджетлардан финанслау шартларында тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы кысаларында дәүләт программасының Координаторы – Татарстанның Төзелеш министрлыгы, дәүләт заказчысы – ТР Яшьләр эшләре Министрлыгы эшли.
Яңа ел атрибуты һәм төп бизәлеше - бәйрәм чыршысы. Роспотребнадзор дөрес Раштуа агачын ничек сайларга кирәклеген искәртә.
2022 елның иң мәртәбәле ярышлары – Балтач муниципаль районы башлыгы призына 2 көн буе келәмне кыздырган милли көрәш бәйгесе тәмам. Быел да көрәшчеләр сынатмады, бердәмлек рухы туплап, үз командаларын өстенлеккә чыгару өчен сөлгене нык тотты алар. Бер-берсенә көч биреп, кызу көрәштә теләктәшлек күрсәтүләре, һәр җиңү өчен ихластан шатланып, җиңелүне дә аңлап кабул итүләре – көрәшче егетләребезнең тамырдан нык булып күтәрелүләренә ачык дәлил.
МБОУ "Балтач урта мәктәбе" Татарстан Республикасы Яшь Гражданнары Форумы кысаларында үткәрелгән республика социаль проектлар конкурсында җиңүчеләрне Азалия Мөхәммәтгалиева, Хәйретдинов Аяз, Ибраһимов Раян, Нәбиев Адиева котлыйбыз.