Балтач районында Көрәш буенча район башлыгы призына ярышлар узды

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

2022 елның иң мәртәбәле ярышлары – Балтач муниципаль районы башлыгы призына 2 көн буе келәмне кыздырган милли көрәш бәйгесе тәмам. Быел да көрәшчеләр сынатмады, бердәмлек рухы туплап, үз командаларын өстенлеккә чыгару өчен сөлгене нык тотты алар. Бер-берсенә көч биреп, кызу көрәштә теләктәшлек күрсәтүләре, һәр җиңү өчен ихластан шатланып, җиңелүне дә аңлап кабул итүләре – көрәшче егетләребезнең тамырдан нык булып күтәрелүләренә ачык дәлил.

Муниципаль район башлыгы призына барган көрәш бәйгесенең җиңүчеләрен дә барлар чак җитте. Батырларның тулы исемлеген тәкъдим итәбез.

60 кг.үлчәү авырлыгында:
1 урын – Әскәров Нияз(“Арбор” ҖЧҖ)
2 урын – Бурашов Ислам(“Кызыл юл” АХҖК)
3 урын – Миннемуллин Әлфис(“Татарстан” АХ ҖЧҖ)
4 урын – Нуриев Дилүс(Тимирязев исемендәге ҖЧҖ)

65 кг.үлчәү авырлыгында:
1 урын – Әхмәтханов Илдан(“Яна тормыш” АҖ)
2 урын – Ганиев Ранил(Тимирязев исемендәге ҖЧҖ)
3 урын – Галимов Әлфис(“Борбаш” ҖЧҖ)
4 урын – Муллагалиев Артур(“Арбор” ҖЧҖ)

70 кг.үлчәү авырлыгында:
1 урын – Шакиров Фәнзил(“Арбор” ҖЧҖ)
2 урын – Зарипов Рәнис(“Арбор” ҖЧҖ)
3 урын – Әсхәдуллин Хәсән(“Яна тормыш” АҖ)
4 урын – Галимуллин Фирдүс(“Смәел” ҖЧ АХП)

75 кг.үлчәү авырлыгында:
1 урын – Муллахмәтов Илнар(“Яңа тормыш” ҖЧҖ)
2 урын – Алимбеков Аяз
3 урын – Нәкыйпов Әнис(“Яңа тормыш” ҖЧҖ)
4 урын – Гайфетдинов Данис(“Кызыл юл” АХҖК)

80 кг.үлчәү авырлыгында:
1 урын – Гәрәев Айзат(“Яңа тормыш” ҖЧҖ)
2 урын – Галимуллин Илгизәр(“Смәел” ҖЧ АХП)
3 урын – Камалов Ранил(“Сорнай” ҖЧҖ)
4 урын – Гыйлфанов Илнур(“Кызыл юл” ҖЧҖ)

85 кг.үлчәү авырлыгында:
1 урын – Галиев Булат(“Арбор” ҖЧҖ)
2 урын – Фазылҗанов Илнар(“Арбор” ҖЧҖ)
3 урын – Вәлиев Марсель(“Кызыл юл” АХҖК)
4 урын – Николаев Айнур(«Арча» ҖЧҖ)

90 кг.үлчәү авырлыгында:
1 урын – Хәйруллин Айрат(“Яңа тормыш” АҖ)
2 урын – Камалов Рәниф(“Кызыл юл” АХҖК)
3 урын – Максимов Максим(“Арбор” ҖЧҖ)
4 урын – Газыймов Риназ(Эчке эшләр бүлеге)

100 кг.үлчәү авырлыгында:
1 урын – Сираҗиев Рөстәм(“Арбор” ҖЧҖ)
2 урын – Сафиуллин Ранил(“Яңа тормыш” АҖ)
3 урын – Латыйпов Рәсим(“Татарстан” АХ ҖЧҖ)
4 урын – Гарипов Рәлиф(Эчке эшләр бүлеге)

100 кг. югары үлчәү авырлыгында:
1 урын – Сәмигуллин Рәдис(“Кызыл юл” АХҖК)
2 урын – Рафыйков Руслан(“Яңа тормыш” АҖ)
3 урын – Вафин Булат(“Кызыл юл” АХҖК)
4 урын – Рамазанов Рөстәм(“Борнак” ҖЧҖ).

Командалар арасында җиңүчеләр:
🥇урын – “Арбор” ҖЧҖ
🥈урын – “Яңа тормыш” АҖ
🥉урын – “Кызыл юл” АХК.

Балтач муниципаль районы башлыгы призына узган милли көрәш бәйгесенең быелгы абсолют батыры “Яңа тормыш” авыл хуҗалыгы җәмгыяте командасы көрәшчесе Руслан Рәфыйков! Афәрин, көрәшчеләр! Бик матур көрәш күрсәттегез, алга таба да җиңүләр дәвамлы булсын!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International